Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ике чирмешәнлене 3 тонна чөгендер урлаганда тоткарлыйлар

01 Үткән атнада районда янгыннар булмаган. 19 сентябрьдә Чирмешәннең Совет урамындагы бер фатирда ут чыгу турында дөрес булмаган хәбәр буенча барырга туры килгән. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 14нән 21 сентябрьгә кадәр вакыт эчендә 40 гариза һәм хәбәр теркәлгән. 14нән 15 сентябрьгә каршы төндә "Чирмешәнагрохезмәтләре" ҖЧҖ товарлыклы-сөтчелек фермасыннан (Бәркәтә авылы)...

01 Үткән атнада районда янгыннар булмаган. 19 сентябрьдә Чирмешәннең Совет урамындагы бер фатирда ут чыгу турында дөрес булмаган хәбәр буенча барырга туры килгән.

02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегендә 14нән 21 сентябрьгә кадәр вакыт эчендә 40 гариза һәм хәбәр теркәлгән.
14нән 15 сентябрьгә каршы төндә "Чирмешәнагрохезмәтләре" ҖЧҖ товарлыклы-сөтчелек фермасыннан (Бәркәтә авылы) 6 айлык ике бозауны урлаганнар, матди зыян 50 мең сум.
"Чирмешән АГРО" ҖЧҖ кырыннан ике чирмешәнле 3 тоннага якын шикәр чөгендере урлаганнар. Урлашу фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Түбән Камадан килгән берәүнең машина салонында акциз маркасыз һәм документларсыз 41 әрҗә (410 литр) спиртлы эчемлек табылган. Хәзер аңа бу гамәле өчен җавап бирергә туры киләчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 85, участок инспекторлары 18 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлеккә 18-19 чакырту һәм 10га якын мөрәҗәгать итү теркәлгән. Фельдшер Римма Андреева әйтүенчә, аллергия уңаеннан мөрәҗәгатьләр күбәйгән. Ял көннәрендә өч кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. Ә чакыртуларның күпчелеге - кан басымы югары булган кешеләр янына.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 28 заявка үтәгәннәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ашыгыч ярдәм янгын хезмәте