Яңа Элмәледә мәдәният йортын өр-яңа диярлек итеп ясыйлар
Безнең районда

Яңа Элмәледә мәдәният йортын өр-яңа диярлек итеп ясыйлар

Яңа Элмәле мәдәният йортына керү группасында, тышкы якта төзүчеләр эшли.

Эчтә исә байтак хезмәт куелган: идән һәм түбәләр, җылылык, электр, су, канализация челтәрләре яңартылган, башка кайбер эшләр дә төгәлләнгән. Фойеда, тамаша залында үзгәрешләр күп.

Республика программасы буенча мәдәният йортын капиталь ремонтлауга 13,2 миллион сум акча тотыла.

Инде шактый озакка сузылган капиталь ремонт, болай булса, озакка бармас.

Кадыйр Гомәров фотолары

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев