Фронтовиклар рәнҗемәс
Иске Үтәмештә Бөек ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне яңарталар. Әлеге эшләрнең бер өлешен нык салкыннарга кадәр башкарып, калганын киләсе яздан дәвам итмәкчеләр. Авыл җитәкчеләренә изге гамәлне башкаруда Лениногорск шәһәрендә яшәүче авылдашлары Рәис Сәлимгәрәев булыша. Үзенең әтисе дә сугышта үлеп калган якташыбыз бер өлеш эшләрне башкарырга "Татнефть" җәмгыятеннән акчалата...
Иске Үтәмештә Бөек ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлне яңарталар. Әлеге эшләрнең бер өлешен нык салкыннарга кадәр башкарып, калганын киләсе яздан дәвам итмәкчеләр.
Авыл җитәкчеләренә изге гамәлне башкаруда Лениногорск шәһәрендә яшәүче авылдашлары Рәис Сәлимгәрәев булыша. Үзенең әтисе дә сугышта үлеп калган якташыбыз бер өлеш эшләрне башкарырга "Татнефть" җәмгыятеннән акчалата ярдәм юллаган.
Иске Үтәмештә һәйкәлнең нигезен ныгытып куйдылар инде. Хәзер брусчаткадан юллар җәелә. Бу һәйкәл тирәсенә керү уңаенда зур капка урнаштырмакчылар. Шулай ук, кирпечтән дивар күтәрелеп, аңа Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Иске Сережкино авылларыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм исән кайткан ветераннарның исем-фамилияләрен язып, гранит такта эленәчәк. Әлеге өч авылдан зур сугышта 300 кешенең гомере киселгән, ә инде кайтырга насыйп булган 276 фронтовиктан бүген бары Урманасты Үтәмештә генә 1 ветеран яши.
Иске Үтәмеш авыл җирлеге җитәкчелеге һәйкәл тирәсен төзекләндерүне иртә яздан дәвам итеп, эшне киләсе Җиңү бәйрәменә төгәлләргә ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев