Девичья Поляна – төзелеш мәйданы
Бүген 54 йортлы Девичья Полянада тормыш нык җанланган, биредә яңа мәдәният йорты төзелә, су линиясе үткәрелә. Яңа йортлар да салалар. Девичья Поляна авылында мәдәни - ял итү учреждениеләре төзү буенча республика программасы кысаларында яңа клуб төзелә. 100 урынлы мәдәният йортының гомуми бәясе 6 миллион 300 мең сумга җыела. Төзүчеләр нигезне...
Бүген 54 йортлы Девичья Полянада тормыш нык җанланган, биредә яңа мәдәният йорты төзелә, су линиясе үткәрелә. Яңа йортлар да салалар.
Девичья Поляна авылында мәдәни - ял итү учреждениеләре төзү буенча республика программасы кысаларында яңа клуб төзелә. 100 урынлы мәдәният йортының гомуми бәясе 6 миллион 300 мең сумга җыела. Төзүчеләр нигезне ясап бетергәннәр дә. Бинаны көзгә файдалануга тапшырырга тиешләр. "авылыбыз кечкенә булуга карамастан, мәдәният йортына ихтыяҗ зур", - ди авыл мәдәният йорты директоры Людмила Мартышкина.
Бүген мәдәният йорты урнашкан бина 60нчы елларда төзелгән булган. Кыш - көз аны утын ягып җылытканнар. "Монда кеше киләме соң?" - дигән сорауга: "Әйе, ял, бәйрәм көннәрендә күп җыелалар.
Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә килә. Күрше авыллардан да безгә дискотекага килүчеләр була, - ди клуб директоры. - Яңа мәдәният йортының да ишекләре һәрвакыт ачык булыр".
Бу объектны төзүчеләрнең төп эш күләме әле алда булса, су линиясе сузучыларның эшләре төгәлләнеп килә.
"5 километр арада яңа су торбалары сузылды. Урамнарга 17 колонка, 6 янгын гидранты куелды, - ди Ульяновка авыл җир-леге башлыгы Самат Шәмсетдинов. - Барлыгы 9 миллион 800 мең сумлык эш башкарылачак. Бу көннәрдә төзүчеләр су башняларын кую белән мәшгуль. Егетләр бик тырышып эшлиләр, июнь аенда бу линиядән су да ага башлар".
Авылның киләчәге беренче чиратта мәктәп белән бәйле. Девичья Поляна башлангыч мәктәбендә җиде укучы белем ала. Яңа уку елында беренче класска бер бала килер дип көтелә. Быел, әлегә, бер бала туган.
Алена һәм Павел Носковларның уллары Петр 29 январьда дөньяга килгән. 2010 һәм 2011 нче елларны да берәр сабый якты дөньяга аваз салган. Димәк, мәктәпнең укучылары булыр дигән өмет бар. Әмма белем йортының бинасы гына нык искергән. Биредә фельдшер - акушерлык пункты да урнашкан. Бүлмәләрне мичкә утын ягып җылыталар икән.
"Авылда яшь балалар күп. Ничек булса да, мәктәпне саклап каласы иде, - ди башлангыч класслар укытучысы Зоя Дмитриева. - Мәктәпсез авылның киләчәге юк. Бәлки кайчандыр безгә яңа бина да төзеп бирерләр дигән өмет белән яшибез".
Ә менә фельдшер - акушерлык пунктында эшләүчеләр быел ук "өй туе" уздырмакчылар. "Авылда төзелүче яңа мәдәният йортында ФАП та урнашачак", - ди Самат Шәмсетдинов. Сүз уңаеннан, Девичья Полянада 54 йортта 170 кеше гомер кичерә.
Авылга кагылышлы янә берничә факт. Монда күптән туйлар булмаган. Ләкин яшь гаиләләр бар. Яңа йортлар төзүчеләр дә юк түгел. Әйтик, Вера һәм Геннадий Чугуновлар, Валентина һәм Василий Мартышкиннар, Леонид Беловның яңа өйләре түбә астында инде.
Бер шәхси кибет эшли, монда бөтен кирәк - ярак кайтып тора.
Гомумән, соңгы елларда авылның "йөзе" нык үзгәргән.
Матур итеп буялган, төзек, тирәләре җыештырылган йортлар күп. Урамнарда да тәртип. Маллар көтүдә йөри икән. Сыер һәм сарык көтүе аерым чыга, аларны чиратлашып көтәләр. Сыер көтүендә утызга якын баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Авылда бер гаилә фермасы да бар. Бүген Якимовлар 60ка якын бозауларын аерым көтәләр.
"Авылда төп проблема - эшсезлек, - ди авыл җирлеге башлыгы. - Күпчелек читкә йөреп эшли. Берничә кеше шәхси эшмәкәр Прокопьевларда һәм "Иванов Ю.С." хуҗалыгында хезмәт куялар".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев