Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән Айдар Гатин быел сайлауда беренче тапкыр катнаша

Чирмешәндә яшәүче Айдар Гатинга күптән түгел, 1 мартта гына 18 яшь тулды һәм ул бүген беренче тапкыр сайлауларга барды. Тәүге тавыш бирүе Россия Президентын сайлауга туры килде.

-Дөресен әйткәндә, кая барырга, нәрсә эшләргә, сайлау тәртибе миңа билгесез иде, бу хакта аңлаттылар, - ди Айдар. – Минем уйлавымча сайлауда бөтен кеше үзенең гражданлык позициясен белдерергә тиеш, чөнки һәр тавыш бик мөһим. Без – яшьләрнең киләчәкне уңай якка үзгәртәсе килсә, өйдә утырырга ярамый, сайлау участогына барып, лаеклы кандидатка үз тавышыңны бирергә кирәк, дип саныйм. Безгә шушы илдә яшисе бит. Шуңа да үземнең һәм үсеп килүче буынның тормышын яхшырту теләге белән әлеге сайлауда катнашам.

Айдар Чирмешәндәге аграр техникумның икенче курсында белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев