Чирмешәнлеләр алдагы кышка әзерләнә
Бу кышта туган як тарихы музеена да җылылык модульле котельныйдан киләчәк. Аны бина янында ук бастырганнар, документларны гына килештерәсе калган.
- Район үзәк китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты һәм мемориаль үзәк инде берничә сезон җылылыкны модульле котельныйдан ала, - диде район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева. – Инде тагын бер оешмабызның үз котельные булачак.
Ягу сезоны тәмамлану белән котельныйларга хезмәт күрсәтүче “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе вәкилләре катнашында барлык мәдәният оешмалары да тикшерелгән һәм кайда, нинди ремонт эшләре кирәклеген ачыкланган.
Иске Сережкино авылы мәдәният йортында яңа җылылык казаны урнаштырырга кирәк. Ивашкино һәм Кармыш авылларын мәдәният йортлары котельныйларында насосларны, Сосновкада җылылык алмаштыргыч (теплообменник) яңартасы бар. Барлык котельныйларга да косметик ремонт таләп ителә, аларда буяу, агарту эшләре башланган инде. Ремонт эшләрен 1 августка тәмамларга планлаштыралар.
Сүз уңаенда. “Чишмәкәй”, “Каенкай” балалар бакчалары, Чирмешән лицее, район газетасы редакциясе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм полиция бүлеге дә яңа сезонда үз котельныйларыннан файдаланачак. Аларда төзелеш тәмамланды, документ эшләре генә калган.
- Район электр элемтәсе узелы һәм “Кәрвансарай” сәүдә үзәгендә дә модульле котельныйлар төзү планлаштырыла, аларның нигезләрен кора башладык, - диде “Щит” җәмгыяте җитәкчесе Фәрхад Мортазин. – Титов урамы, 27 нче йорт адересы буенча урнашкан бинага эчке (внутренний) котельный ясалачак.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев