Чирмешәндәге Тегермән чишмәсенә яңа гөмбәз эшләнә
Безнең районда

Чирмешәндәге Тегермән чишмәсенә яңа гөмбәз эшләнә

Район үзәгеннән Иске Котыш ягына бару юлы янәшәсендәге әлеге, тау сыртындагы су чыганагында ремонт бара.

Салкын, тәмле сулы чишмәнең гөмбәзен яңабаштан ясыйлар.

- Монда чишмә ягындагы таш стенаны тышлау, утыргычлар, чүп савытлары кую, су чыга торган урынны тирәнәйтү, тирәюньне төзекләндерү, аншлаг эшләтү, суның сыйфатына анализ үткәрү дә күздә тотыла, - диделәр әлеге объектта ремонт үткәрергә алынган район инвалидлар җәмгыятендә. – Бу эшләр республика хөкүмәтенең грант акчаларына башкарылган.

Кадыйр Гомәров фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев