Чирмешәндәге мөселман зираты юлын шомарттылар
Безнең районда

Чирмешәндәге мөселман зираты юлын шомарттылар

“Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы участогы Чирмешәндәге нык таушалган урам юлларын тигезли.

Район үзәгендәге мөселман зиратына бара торган юл да шомарды, Бакча урамыннан алып зиратка кадәр 262 метр арага бер кат асфальт җәелде, автомобильләр кую урыны да тигезләнде. Моннан кала, юлчылар Газизуллин урамында (251 метр) һәм XXII Партсъезд урамында да (152 метр) эшләделәр. Шушы көннәрдә юл өслегенең икенче каты җәеләчәк.

Марат Гомәров фотосы.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев