Чирмешәндәге яңа карусель бәләкәй дусларын көтә
Чирмешәндә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы паркта заманча карусель урнаштырдылар.
Бу күңел ачу җайланмасы - нефтьчеләр бүләге. Алар аны үзләре үк җыеп, урнаштырып та бирделәр.
- Без нигезен ясадык һәм электр гына суздык, барысын да иганәчеләр ясап куйды, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов. – Карусельне эшләтеп карадык, документларын гына теркисе калды.
Хәзер инде балаларга күңелле ял оештыру өчен шәһәргә барырга кирәкми: чирмешәнлеләрнең үз карусельләре бар. Озакламый ул эшли башлар. Карусель бәләкәй дусларын көтә.
фото: Марат Гомәров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев