Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә үзсалым акчаларын җыясы да җыясы

Райондагы 18 авыл җирлегенең бары икесендә генә үзара салым акчалары тулысынча җыелып бетмәгән.

Район финанс-бюджет палатасыннан алынган мәгълүматлар буенча, Иске Котыш авыл җирлегендә тиешле сумманың 90 проценты тупланган. Анда үзсалым күләме – бер кешедән 500 сум. Җыелмаган сумма – 14 мең сум.

Гадәттәгечә, Чирмешән авыл җирлегендә күмәк эшләргә кушылырга ашыкмыйлар, халыкның әлегә бары 54 проценты гына моңа үз өлешен керткән. Монда да үзсалым күләме 500 сум тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, халыктан җыелган үзара салым акчаларына республика бергә-дүрт нисбәтеннән акча өсти. Җирлекләр җыелган суммаларны, нигездә, юлларны, урам яктырткычларын, зиратларны, чишмәләрне тәртиптә тотуга куллана.  

Марат Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев