Чирмешәндә өй туйлары еш була
Безнең районда

Чирмешәндә өй туйлары еш була

Районда бу елның 10 аенда 7557 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу 2023 елгы планга карата 126 процент.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән белешүебезчә районга бер елда 6000 квадрат метр торак төзү бурычы җиткерелгән. Үткән елда да план арттырып үтәлгән.

Чирмешәннең Юл урамындагы 16 фатирлы йортта төзелеш эшләре тәмамланган. Гомумән алганда, шәхси торак төзүчеләрнең күпчелеге - район үзәгендә. Авылларда өй өлгертүчеләр бик аз.

Автор фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев