Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә шахматчылар кабат очрашты

“Татарстан - Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Чирмешән территориаль бүлекчәсенең яшьләр бүлеге призларына шахмат буенча Чирмешән районы беренчелеге үтте.

“Орион” яшьләр үзәгендә узган бәйгедә төрле буын вәкилләре, барлыгы 78 кеше катнашты.

Чирмешәннән Галина Перцева бәйгегә уллары Женя һәм Антон белән килгән. Алар шахмат турнирларында еш катнашалар. Алга китеп әйтик, бу бәйгедә Лашман мәктәбендә укучы Антон үз яшь төркемендә өченче урын алса, Галина Алексеевна һәм Женя – икенче урын ияләре.

- Үзем яшь вакытта бераз шахмат түгәрәгенә йөреп алдым. Аннан соң онытылып та китте. Олы улым Дмитрий мәктәптә укыганда әлеге интеллектуаль уен белән мавыга башлагач, кабат кызыксынып, элек өйрәнгзәннәрне искә төшердем, - ди Галина Алексеевна. – Соңрак инде, абыйсының уңышларын күреп, Женя да өйрәнде, Антон да кушылып китте. Хәзер инде малайлар яхшы ук уйныйлар, еш кына югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Ярышларда катнашучылар тугыз төркемдә көч сынаштылар: ир-егетләр, хатын-кызлар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, 1-4, 5-8, 9-11 сыйныфларда укучы малайлар һәм кызлар.

- Мондый бәйгеләр яшьләр арасында шахмат уенын популярлаштыра, аларның осталыкларын арттыра, - ди бәйгенең төп хөкемдары Шамил Сөнчәләев.

Бәйге нәтиҗәләре буенча үз төркемнәрендә җиңүчеләр: Марат Уразбаев (Урманасты Үтәмеш), Ирина Федулова (Ульяновка), Алексей Никонов (Ивашкино), Гөлинә Туктарова (Лашман мәктәбе), Азат Зыятдинов һәм Азалия Шәрифуллина, Әмир Айбатов, Данияр Моксинов һәм Илүсә Шәрифуллина (лицей).

Бәйгене үткәрергә Чирмешәннән Рәмис Минханов һәм “Багетный” кооперативы ярдәм иткән. Оештыручылар аларга бик рәхмәтле.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев