Чирмешәндә иҗат бәйгеләрендә җиңүче балаларга акчалата сертификатлар бирәләр
Безнең районда

Чирмешәндә иҗат бәйгеләрендә җиңүче балаларга акчалата сертификатлар бирәләр

Район балалар сәнгать мәктәбенең 91 укучысына көзге каникул алдыннан акчалата сертификатлар тапшырдылар.

Мондый сертификатлар, инде дүртенче ел, район башлыгы тарафыннан бөтенроссия, халыкара һәм республика иҗат конкурсларында һәм фестивальләрендә призлы урыннар алган актив укучыларга бирелә. 2023 елда – 35, 2024 елда – 98, 2025 елда 97 укучы шундый сертификатларга ия булган.


Нет комментариев