Чирмешән урамнарын кардан 13 берәмлек техника чистарта
Белеп торыгыз

Чирмешән урамнарын кардан 13 берәмлек техника чистарта

Бу кышта Чирмешән авыл җирлегенә керүче авыл урамнары юлларын кардан “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе техникалары чистарта.

-Ноябрь башында яуган көчле карда чыныгу алдык. Бер көн барлык техникалар да юллар чистарту белән мәшгуль булдылар, - диде предприятие директоры Илдус Мөхәммәтгатин. - Безнең карамакта 86 километр чамасы юл. Техникалар район үзәге, Кече Чегодай, Түбән Чегодай урамнарын һәм Кирпеч заводының күпфатирлы йортлары тирәсен чистарта. Шоферлар, механизаторлар график буенча эшлиләр, дежур графигы төзелгән.

Предприятиедә кар көрәүгә барлыгы 13 берәмлек техника җәлеп ителә. Икешәр грейдер, төягеч (погрузчик), фронталь погрузчик, дүрт МТЗ-82, бер КамАЗ (катнаш юл машинасы), кар түгү өчен үзбушаткыч КамАЗ һәм тротуарлар чистарту өчен МТЗ-320.4 (кечкенә трактор) механизаторлар белән комплектланган. Бозлавыкта юлларга сибү өчен 200 тонна ком-тоз катнашмасы һәм дүрт тонна чиста тоз әзерләгәннәр.

 


Нет комментариев