9 ноябрьдән авыл җирлекләрендә башланган халык җыеннары үзсалым күләменә кагылышлы.
Иң беренче очрашулар Иске Үтәмеш һәм Иске Котыш авыл җирлекләренә керүче авылларда булды. Халык җыеннарында һәр авыл 2027 елга үзсалым суммасын билгели һәм аның нинди максатларга тотылачагын раслый.
Җыеннары ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк, иң соңгысы район үзәгендә планлаштырыла. Үзсалым акчалары, бергә ике исәбеннән, республикадан да финансланачак.
Райондагы 48 авыл 18 авыл җирлегенә берләшкән. Халык җыеннарын исә 44 авылда уздыру планлаштырыла.
Нет комментариев