Быел Чирмешән районында 6000ләп кеше диспансеризация узган
Сәламәтлек

Быел Чирмешән районында 6000ләп кеше диспансеризация узган

Сәламәтлеккә бәйле зарыбыз булмаса да, табибларга даими күренеп торырга кирәк. Бу эштә диспансеризация сизелерлек ярдәм күрсәтә.

-Диспансеризация - медицина чаралары комплексы. Ул йогышлы булмаган хроник авыруларны вакытында ачыклау өчен кирәк, - диде район үзәк больницасының диспансеризация өчен җаваплы шәфкать туташы Резеда Галеева. - Андый авыруларга, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары проблемалары керә - мәсәлән, йөрәкнең ишемия авыруы һәм баш миендә кан әйләнеше бозылулар. Шулай ук яман шешләр, шикәр диабеты һәм үпкә хроник авырулары да керә. Нәкъ менә бу чирләр еш кына инвалидлыкка һәм иртә үлемгә китерә. Профилактик медицина тикшерүе бу авыруларны иртә ачыкларга ярдәм итә.

Диспансеризациянең төп максаты - гражданнарны үз сәламәтлеге өчен җаваплылыкны арттырырга этәрү һәм аларны бәхетле озын тормышка мотивацияләү, шулай ук халык белән участок табиблары арасындагы бәйләнешне яхшырту.

-Быел район буенча 5984 кеше диспансеризация, 490 кеше профилактик тикшерү узды, шуларның 5есендә иртә стадиядәге яман шеш авыруы ачыкланды. 83 кеше төрле авырулар белән беренче тапкыр диспансер күзәтүенә алынган, - диде Резеда Галеева.

Профилактик медицина тикшерүе бу авыруларны иртә ачыкларга ярдәм итә: Айзилө Гамирова фотосы

Маммография узган 1618 хатын-кызның 134ендә паталогияләр ачыкланган. Нәҗестәге яшерен канга тикшеренгән 3210 кешенең  307сендә авыру билгеләре табылган. 344 ир-ат кандагы ПСА билгеләү анализы үткән, аларның 18ендә паталогияләр ачыкланган.

-Сәламәтлек - иң кыйммәтле байлык икәнлеген исегездә тотыгыз, - диде белгеч. - Һәм бары тик диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен вакытында узу гына аны сакларга мөмкинлек бирә. Әгәр ниндидер авыру иртә стадиядә табылса - аны дәвалау күпкә җиңелрәк һәм уңышлырак булачак.

Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләрне узу өчен район үзәк больницасының медицина профилактикасы яки 1.1 диспансеризация кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Нет комментариев