Чирмешән районының яңа җитәкчесе район белән таныша
Район җитәкчесе райондагы объектлар белән танышуын дәвам итә. Чираттагы чара Бәркәтә авылында узды.
Район җитәкчесе Рамил Айбатов, район Советы һәм башкарма комитетының кайбер бүлекләре начальниклары бу авылның социаль объектларында булып, торак пункттагы инфраструктура проблемасы турында фикер алыштылар, шулай ук авыл халкы белән дә очрашып сөйләштеләр. Сөйләшү, аралашу вакытында Бәркәтә халкы авыл эчләрендәге юлларны яхшыртуда, мәктәп бакчасын коймалауда, почта бинасы булдыруда ярдәм дә сорадылар.
Комиссия соңгы атналарда Кармыш, Ивашкино, Күтәмә, Югары Кәминкә, Туймәт, Лашман һәм башка авыл җирлекләрендә төрле объектларның торышы, эшчәнлеге белән танышалар.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев