Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында сайлаучыларның 67 проценты тавыш биргән

16 мартта кичке сәгать 6га районда 9011 сайлаучы бюллетень алган, сайлаучыларның 67 проценты тавыш биргән. Бу хакта безгә районның территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр иттеләр.

-Районда 34 сайлау участогы эшли, алар бүген дә иртән үк ачык, - диде район территориаль сайлау комиссияе рәисе Рамил Әхмәдуллин. – Сайлаулар барышында закон бозу фактлары юк, тавыш бирү тыныч уза.

Сайлау участоклары бүген һәм иртәгә дә сәгать 8дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга тиеш. Россия Президенты постына дүрт кандидат дәгъва кыла, шуларның берсе өчен генә тавыш бирәсе, бюллетеньдә тамга куясы.

Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр Президент сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.

фото Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев