Чирмешән районында пай җире өчен күпчелек акчалата түләгән
Безнең районда

Чирмешән районында пай җире өчен күпчелек акчалата түләгән

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлары пайчылар белән бөртек белән яки акчалата исәп-хисап ясаган.

Фермер Рузалия Камаловадан кала, барысы да килешүдә каралган йөкләмәләрен үтәгәннәр. Районда иң күп – 12 мең 447 гектар пай җире иясе – “БИО АГРО” җәмгыяте генә дә пайчыларга 16 миллион 110 мең сум акча биргән. Тулаем район буенча пай җирләре 32 мең 833 гектар.

- Рузалия Камалова 2023 ел өчен пайларга түләүне көзге уңыш җыйганнан соң башкарырга ышандыра. Бер гектарга 1500 сумнан (барысы 1 миллион 733 мең сум) исәп-хисап ясалачак, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ильяс Гатауллин.


Нет комментариев