Чирмешән районында март аеда өч бала туган
Безнең районда

Чирмешән районында март аеда өч бала туган

Район ЗАГС бүлеге март аенда яңа туган өч сабыйга туу турында таныклык тутырган.

2023 елның беренче кварталында исә районда 12 бала дөньяга килгән. Үткән елның бу чорында 11 йортка бәби алып кайткан булганнар.

Ә гомер чикләнгән. Бу елның беренче өч аенда 55 якташыбыз бакыйлыкка күчкән, шуларның 16сы – мартта. 2022 елның мартында 20 кеше вафат булган, ә өч айда – 77.

Кадрия Гамирова фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев