Чирмешән районында автомашиналарның иске көпчәкләрен жыю өчен аерым урын бар
Безнең районда

Чирмешән районында автомашиналарның иске көпчәкләрен жыю өчен аерым урын бар

Район үзәгендә автошиналарның иске резина көпчәкләрен махсус пунктта җыялар.

Сорау-жавап

-Машинамның көпчәкләрен кышкыларга алмаштырдым. Жәйге резиналары тузган, аларны кая илтергә икән?

 Наил,

Чирмешән

Әлеге сорауга район административ комиссиясе секретаре Ләйсән Хәбибуллина болай дип жавап бирде:

-Кулланылышка яраксыз иске шиналар — IV класс куркыныч калдыклар. Алар каты көнкүреш калдыкларына керми, шуңа күрә чуп жыючы төбәк операторы аларны алмый. Тузган мондый көпчәкләрне гадәти контейнер майданнарында, урманда яки ишегалдында саклау төзекләндерү кагыйдәләрен һәм табигатьне саклау кануннарын боза.

Шунлыктан шиналарны махсус пунктка тапшыру — тирә-як мохиткә зыян салмый торган куркынычсыз юл.

Киләчәктә эшкәртелүгә кабул ителә:

  1. Диаметры R22,5кә кадәр (шул исәптән «тешле») җиңел һәм йөк  машиналарының трасса шиналары;
  2. Җиңел һәм йөк машиналары камералары.

Кулланылыштан чыккан элеге көпчәклэр чиста, чүп-чарсыз (металл, пластик, туфрак) булырга тиеш. Шартлаган яки ертылган резина, янган шиналар, зур үлчәмле шиналар, авыл хуҗалыгы шиналары, вездеход техника һәм йөк төягечләрнең резина тәгәрмәчләре кабул ителми.

Адрес: Чирмешән авылы, Титов урамы, 29 нчы йорт (МУП «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» мәйданы).

Зинһар, икенчел чимал калдыкларны нәкъ шушы пунктка гына китерегез. Бу безнең район торак пунктларын экологик яктан чистарак һәм матуррак итәргә ярдәм итәчәк!


Нет комментариев