Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 220 укучы мәктәпкә бүләк сумкалар белән бара

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйриячелек акциясе кысаларында районның 220 укучысына, иганәчеләр ярдәме белән, уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырдылар.

Районыбыз территориясендә эшләүче нефть компанияләре, төрле оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр бу балаларга сөенечле мизгелләр бүләк иттеләр. Игелекле абый-апалары әзерләгән бүләкләрне район башлыгы Рамил Айбатов һәм районның башка җитәкчеләре тапшырды.

- Кадерле балалар, ата-аналар, укытучылар, сезне якынлашып килүче яңа уку елы белән тәбрик итәм, - диде Рамил Тәлгать улы. – Җәмгыятебез өчен чит балалар юк, мәктәпкә һәр укучы шатланып барырга тиеш. Мин сезгә укуыгызда зур уңышлар телим, әти-әниләрегезне борчуларга салмагыз, мәрхәмәтле булыгыз, бары тик “5”ле билгеләренә генә укыгыз.

Бәйрәмгә чакырылгын аз керемле, күп балалы, әти-әниләре инвалид булган, тәрбиягә алынган, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар бүләкләрне күреп  шатландылар. Әлеге ярдәмне алган балаларның 27се быел мәктәп бусагасыннан тәүге тапкыр атлап керәчәк. Гомумән, быел районда 1 сыйныфка барлыгы 145 укучы килергә тиеш.

Түбән Кәминкә авылыннан Самирә Әгъзамова да быел 1 сыйныфка бара. Ул да Яшьләр мәйданчыгында узган чарада сәхнәгә күтәрелеп бүләк алды.

- Рәхмәт яусын иганәчеләргә. Бу безнең гаиләгә сизелерлек ярдәм булды. Быел мәктәпкә өч балабызны җыябыз, ә бәләкәенә әле өч кенә яшь, - диде Самирәнең әнисе Мәрьям.

Сүз уңаеннан. Бу уку елында Түбән Кәминкә мәктәбенә 1 сыйныфка өч укучы керәчәк. Алты бала үстерүче Илшат һәм Татьяна Гыйрфановларның игезәк уллары да мәктәпкә бара, аларга да уку әсбаплары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырдылар.

ЮХИДИнең район бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров һәм “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлеге начальнигы Алина Филиппова да бу бәйрәмгә бүләк белән килгәннәр. Алар Кара Чишмә авылында гомер итүче Илназ һәм Гөлназ Әгълүковларга автоутыргыч (автокресло) бүләк иттеләр.

Дүрт бала үстерүче, бишенче сабыйларын көтүче гаиләгә бу бик кирәкле бүләк.

- Безнең автокресло бар, тик ул инде таушалган иде. Рәхмәт яусын, болай булгач, ноябрьдә туачак улыбызны бала тудыру йортыннан яңа җайланмада алып кайтырбыз, - ди әти кеше.

Әгълүковларның олы уллары Илъяз – 11, Илзат – 8, Илхан 6 сыйныфка бара, бәләкәйләре Гөлъязга әле 5 кенә яшь. Юл иминлеге хезмәткәрләре аларга да бүләкләр тапшырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев