Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы инвалидлар оешмасы өлкәннәрне ял иттерде

Район инвалидлар оешмасы һәм пенсионерлар җәмгыяте, “Изге йөрәк” социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Өлкәннәр көненә багышланган очрашу үткәрделәр.

Инвалидлар оешмасының тылсымлы сенсор бүлмәсендә оештырылган чарада өлкәннәр чын күңелдән ачылып, иркенләп сөйләштеләр, ял иттеләр. Кунакларны тәм-том белән дә сыйладылар. Чарадан һәркем бүләк белән китте.
Бүләкләр алуда ярдәм иткән “ИДЕЛОЙЛ” җәмгыятенә барыбыз исеменнән дә зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Әлфия ВӘЛИУЛЛИНА.
Утыз Имән авылы.

Әлфия Вәлиуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Наш Черемшан"