Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән Федотовлар уңай үзгәрешләр өчен тавыш бирде

Район үзәгендә яшәүче ирле-хатынлы Федотовлар Чирмешән лицеендагы тавыш бирү участогына иртәнге тугызларда килде. Йорт, бакча эшләренә чыкканчы эшне бетереп куйыйк, дигәннәр.

-Паспортлар белән килдек. Ишек төбеннән үк кулларны дезинфекцияләделәр, битлек, пирчәткә, ручка бирделәр, - ди 25 еллап район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшләгән Галина Григорьевна. – Элеккеге медик буларак, бүгенге коронавирус шартларында шундый саклану чараларын күрүләрен бик яхшы аңлыйм.

Бүген район үзәгендәге участокларда ыгы-зыгы юк. Күпчелек бу эшне алдан тавыш бирү көннәрендә башкарып куйган. Саклык максатында, килүчеләр паспортларын комиссия әгъзаларына күрсәтә генә,  кабиналар да пәрдә белән капланмаган.

-Үзгәрешләр гел яхшы якка гына булсын. Конституция  безнең хокукларны яклый торган Төп Закон бит ул. Без бүгенге тормышыбыздан, һич тә кемгәдер ярарга тырышып әйтүем түгел,  канәгать. Пенсияләребез яхшы. Тик яшьләргә эш юк, хезмәт хаклары әллә ни күп түгел. Дәүләт аларны яклау, эшле итү чараларын күрсен иде. Чирмешәнебез дә алга барсын. Мин шунда туып үстем, минем өчен шуннан да матур, яхшы җир юк сыман, - диде әңгәмәдәшем Галина Федотова.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев