Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең Заречная урамында яшәүчеләр бәйрәм иттеләр

Чирмешәннең Заречная урамы быел юллы булды, су да килде. Бәйрәм итәргә сәбәп бар. -Без бик шат, җитәкчеләребезгә зур рәхмәт, - дип шатлыгы белән уртаклашты бу урамда яшәүче Роза Журавлева. - Хәзер суны өйдәге краннан гына агызып алабыз, урам юлларыбыз шомарды, теләсә нинди һава торышында курыкмыйча чыгып китәргә була. Көн бераз...

Чирмешәннең Заречная урамы быел юллы булды, су да килде. Бәйрәм итәргә сәбәп бар.

-Без бик шат, җитәкчеләребезгә зур рәхмәт, - дип шатлыгы белән уртаклашты бу урамда яшәүче Роза Журавлева. - Хәзер суны өйдәге краннан гына агызып алабыз, урам юлларыбыз шомарды, теләсә нинди һава торышында курыкмыйча чыгып китәргә була.
Көн бераз яңгырлы булса да, бәйрәмне бик кызык һәм мавыктыргыч итеп оештырганнар. Әлеге чарада бу урам халкы гана түгел, күрше урамдагылар да күңел ачты, уйнады, биеде.
Урамның иң бәләкәй кешеләре - Рәзилә белән Фәнис Мусиннарның уллары Азатка һәм Мәрьям белән Равил Рәхимовларның кызлары Зәринәгә бүләкләр тапшырдылар. Урамның өлкән кешесе Валентина Арютина да бүләк алды. Мамурә һәм Наил Гафиевларның өен иң төзек йорт дип таныдылар. Роза Журавлева һәм Алина Давиденколар - иң яхшы бакчачылар. Ә Екатерина Разукова иң оста биюче булып танылды.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Заречная урамы