Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең “Кояшлы“ лагерында өлкәннәр дә ял итәчәк

Район җитәкчелегенең "Кояшлы" балалар ял итү лагерын ел әйләнәсендә олылар да ял итәрлек база ясау нияте бар икән. Моның өчен биредә җылы корпуслар, менә дигән ашханә эшләп тора. Әле күптән түгел генә җыеп урнаштырылган заманча спорт мәйданчыклары да кунакларның ялын файдалы итәр. Яңгыр явып пычракка китсә дә, куркыныч юк. Мини-футбол...

Район җитәкчелегенең "Кояшлы" балалар ял итү лагерын ел әйләнәсендә олылар да ял итәрлек база ясау нияте бар икән. Моның өчен биредә җылы корпуслар, менә дигән ашханә эшләп тора. Әле күптән түгел генә җыеп урнаштырылган заманча спорт мәйданчыклары да кунакларның ялын файдалы итәр.

Яңгыр явып пычракка китсә дә, куркыныч юк. Мини-футбол һәм волейбол, баскетбол мәйданнарында андый вакытта да чиста булачак. Чөнки футболчылар кырына ясалма үлән җәелгән, икенче мәйданчыкның да "идәне" резина өслекле.
Район башкарма комитете җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров әйтүенчә, бу яңа объектлар өчен дүрт миллион сум акча чыгымнары тотылган. Яңа мәйданчыкларны тантаналы, хәтта тасмалар кисеп ачканнан соң, футболчы малайлар монда туп типтеләр. Ә зуррак кызлар волейбол мәйданчыгын сынады.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы “Кояшлы“ лагеры