Безнең районда

Чирмешәнне камералар күзәтә

"Куркынычсыз Татарстан" проекты кысаларында район үзәгендә алты видеокүзәтү камерасы куелган. Җиһазларның бишесе - Җиңү паркын, беренче һәм икенче мәктәпнең керү-чыгу юлларын, Геройлар һәм Дан Аллеяларын күзәтә торганнары быел җәй урнаштырылды. Элегрәк куелган бер камера Совет урамының бер өлешен "саклый". Якын арада тагын бер "күз" исә лицейга күз-колак булачак. Камералар төшергәнне...

"Куркынычсыз Татарстан" проекты кысаларында район үзәгендә алты видеокүзәтү камерасы куелган.

Җиһазларның бишесе - Җиңү паркын, беренче һәм икенче мәктәпнең керү-чыгу юлларын, Геройлар һәм Дан Аллеяларын күзәтә торганнары быел җәй урнаштырылды. Элегрәк куелган бер камера Совет урамының бер өлешен "саклый". Якын арада тагын бер "күз" исә лицейга күз-колак булачак.
Камералар төшергәнне он-лайн режимда карап була. Андый-мондый, гадәттән тыш хәл очрагында, яздырганнарны кире әйләндереп барлау мөмкинлеге бар.

Чирмешән районы “Куркынычсыз Татарстан“

Нет комментариев