Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрнең күбесе йорт тирәсен чиста тота

Соңгы елларда безнең районда да санитар чисталык мәсьәләсенә игътибар көчәйде. Йорт тирәләре пычрак, җыештырылмаган урыннарны ачыклап, аларның һәм башка объектлар хуҗаларын кисәтәләр, тыңламаучыларны штрафка да тарталар. Кайберәүләрнең, билгеле, моңа ачуы килә. Үзенең гаебен танымаучылар күршегә төртеп күрсәтә... Шуны да әйтик, районыбызда бөтен җире ялт итеп торучы, чәчәкләргә күмелгән ямьле йортлар да бик күп. Сез, хөрмәтле газета укучылар, бу мәсьәләгә нинди карашта. Чисталыкны ничек булдырырга?

Резеда Галимова, Лашман: - Чисталыкны үзебез булдырырга тиеш. Бу яктан безнең авылда проблема юк. Йорт хуҗалары чыга да үз тирәсен җыештыра, әйткәнне көтеп тормыйлар.

Лидия Квакова, Әккәрәй: – Безнең авылдашлар чисталыкны ярата. Хәзер бит шунысы да яхшы – һәр якшәмбе көнне район үзәгеннән машина килә, чүп-чарны алып китә. “Аны кая ташлыйм?” - диясе юк, капчыкларга җыеп, йорт каршына чыгарып кына куярга кирәк. Һәрберсе үз йорт тирәсен җыештыра. Чүп үләннәрен дә чабалар. Шунысы гына бар, тыкрыкларда, ерганакларда үсә торган үләннәрне, нигездә, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренә чабарга туры килә, менә бу эшкә дә бөтен авылдашлар кушылсын иде.

Миңнегөл Җәләева, Кара Чишмә: -Халык чисталыкка өйрәнеп килә хәзер. Элеккеге кебек чүп үләннәре чәчәк атмый инде. Җыештырабыз, чабабыз. Билгеле, һәркем үз йорт тирәсен чисталарга тиеш. Бу яктан авыл җирлеге Советы да актив эшли, өмәләрне еш оештыралар, җәмәгать урыннарын җыештыралар.

Валентина Архипова, Ульяновка: – Соңгы елларда халыкны чисталыкка өйрәтә алдылар. Авылдашлар ул яктан тәртипле, иртә яздан чыгалар, җыештыралар. Авыл җирлеге Советы бу эшне контрольдә тота, без дә, мин фельдшер булып эшлим, чисталыкны карарга, тикшерергә тиешбез. Безнең авыл бик матур, аны кайткан кунаклар да билгеләп үтәләр. Шәп, үзенчәлекле биналар, йортлар күп. Юллар бар. Алар авылны бизәп тора.

Фәүзия Шарапова, Кармыш: – Авыл урамнарында, элеккеге кебек, утын да, төзелеш материаллары да таралып ятмый. Кар да бетмәгән була, халык җыештырырга чыга. Каяндыр кемдер килеп җыймый бит инде синең йорт алдын! Чисталык – үзебез өчен һәм үзебездән тора да. Мәктәптә балаларга да бу турыда сөйлибез, төрле чаралар үткәрәбез. Әле менә мәктәп каршындагы лагерьда “Чишмәләр көне” үткәрдек. Балалар белән чишмә буйларын чистарттык. Яшьтән үк шулай өйрәтергә кирәк.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чисталык үзебез өчен