Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләргә яңа һөнәр үзләштерергә булышалар

Бүген районда иң кирәкле һөнәр ияләре – машина йөртүчеләр, тракторчылар, шулай ук агрономнар, ветеринария табиблары һәм инженерлар. Эшче һөнәрләргә дә ихтыяҗ зур.

Район оешмалары мәшгульлек үзәгенә 62 вакансия – эш урыны тәкъдим иткән.

-Ел башыннан безгә 435 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 148е эш эзләп килде, – ди райондагы мәшгульлек үзәге начальнигы Фәридә Сәйфетдинова. – Араларында пенсия алды яшендәгеләр дә, яшьләр дә бар. 71 эшсез кеше – 29 яшькә кадәргеләр. Эш эзләүчеләр булып теркәлгәннәрнең 60 проценттан күбрәге – 90 кеше эш тапты. Хәзер эшсез буларак 77 кеше исәптә тора. Күпчелек мөстәкыйль рәвештә эш таба алмаучы гражданнар мөрәҗәгать итә.

“Россиядә эш” (“Работа в России”) порталы хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы булып тора. Эш урыннары турындагы мәгълүматларны мәшгульлек үзәкләре һәм эш бирүчеләр шәхси кабинет аша урнаштыралар. Вакансияләр көн саен яңартыла.

Мәшгульлек үзәге быел, эш эзләп килгән, мөмкинлекләре чикле өч кешегә эшкә урнашырга булышкан. Районда хезмәт яшендәге физик мөмкинлекләре чикле 398 кеше исәпләнә, шуларның 24 процентының эш урыны бар.

Үз белгечлекләре буенча эш тапмаган гражданнар үзәк аша яңа һөнәр үзләштерә ала. 20 эшсез граждан төрле белгечлекләргә (маникюр, каравылчы, менеджер, системалы аналитик) укыган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев