Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәнлеләргә бушлай үсентеләр бирәләр

    Соңгы елларда илдә урман утырту көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел ул 14 майга билгеләнгән. Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы 2016 елны урманнарны яңарту елы дип игълан итте. Урман утырту акциясе кысаларында скверлар, парклар, аллеяларда үсентеләр, агачлар утыртыла, торак пунктларда яшелләндерү эшләре үткәрелә, ял урыннары, чишмәләр төзекләндерелә, тирә-юньдәге чүп-чар җыела, тәртип...

    Соңгы елларда илдә урман утырту көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел ул 14 майга билгеләнгән.

    Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы 2016 елны урманнарны яңарту елы дип игълан итте.
    Урман утырту акциясе кысаларында скверлар, парклар, аллеяларда үсентеләр, агачлар утыртыла, торак пунктларда яшелләндерү эшләре үткәрелә, ял урыннары, чишмәләр төзекләндерелә, тирә-юньдәге чүп-чар җыела, тәртип урнаштырыла.
    -Бу эштә һәркем үз өлешен кертә ала, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкче-лесничие урынбасары Әлфинур Җиһаншина. - Туган ягыбызда яшеллекне арттырырга теләүчеләр Чирмешән урманчылыгына мөрәҗәгать итсен. Монда каен, тирәк, нарат, чыршы үсентеләре алырга мөмкин (бушлай).

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: