Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында кыяр, помидор үстерәләр

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында быел үзләре үстергән кыяр-помидордан салатлар  ясыйлар, кышка да тозлап, маринадлап куйганнар.

- Теплицаны республиканың Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов – узган елны бүләк итте, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров. – Былтыр бераз соңга калдык, уңыш әллә ни булмады, ә менә быел яшелчәләр уңды.

Теплицада помидор, кыяр, борыч утыртканнар. Җәй дәвамында үсемлекләрне биредә яшәүчеләр үзләре тәрбияләгәннәр. Монда аеруча Галина Гайнетдинова зур өлеш керткән.

- Мин үзем шәһәрдә туып үскән кеше, - ди Галина Гавриловна. – 2013 елдан  биредә яшим. Безнең бит монда аерым эш юк, ә көнне үткәрергә кирәк, шуңа да һәрберсе үзенә шөгыль табарга тырыша. Миңа теплицада эшләү ошый, чүп үләннәрен утыйбыз, су сибәбез, уңыш җыябыз. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү бигрәк күңелле бит.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев