Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге крепостька дары базы да кирәк

Чирмешәннең тарихи валын ачык һавадагы музей итү буенча эшне дәвам итеп, быел биредә 40 метрлап озынлыкта читән үрделәр. Киләчәктә монда җир асты юллары имитациясе дә ясатмакчылар. Туган як тарихы музее хезмәткәрләре крепостька Боз сарае ягыннан керү юлына ике ел элек әүвәл тротуарлар җәйдергән иделәр. 500 мең сумлык грант акчасына шул...

Чирмешәннең тарихи валын ачык һавадагы музей итү буенча эшне дәвам итеп, быел биредә 40 метрлап озынлыкта читән үрделәр. Киләчәктә монда җир асты юллары имитациясе дә ясатмакчылар.

Туган як тарихы музее хезмәткәрләре крепостька Боз сарае ягыннан керү юлына ике ел элек әүвәл тротуарлар җәйдергән иделәр. 500 мең сумлык грант акчасына шул вакытта күзәтү каланчасы, кое, баскычлар, пушка, каравыл будкасы, зур капка да ясалды.
-Быел валны бераз картайган, корыган агач-куаклардан арындыра алдык. Бу урынның тарихи истәлек икәнлеген искәртүче язу-таш та куйдык, - ди туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров. - Акча булса, бирегә туристлар җәлеп итү буенча әле тагын байтак эшләр башкарырга мөмкин. Әйтик, элеккеге чордагыга охшатып дары базы, приказчик өе ясату турында уйланабыз. Чирмешән белән бәйле сувенирлар, открыткалар, значоклар ясатып, аларны хет җәй көне сатарлык киоск урнаштыру да шәп булыр иде. Ял итәр өчен эскәмияләр кирәк. Андый урында бәдрәфләрсез дә булмый.
Безнең крепостьны читтән килеп карарга кызыгучылар бар икән. Монда ясалган экспонатларны ватучы-җимерүчеләр, шөкер, юк ди үзе. Ә менә чүп-чар, аракы, сыра шешәләре ташлап калдыручылыр булгалый икән. Шуңа күрә чүп савытлары да урнаштыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы музей экспонаты крепость