Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге “Чишмәкәй”дә түбәтәйләр бизиләр

Район үзәгендәге “Чишмәкәй” балалар бакчасында халкыбызның гореф-гадәтләренә, тарихына кызыксынуны арттыручы кече музейга кадәр бар. Сабыйлар монда милли хисләрне сеңдереп үсәләр.

Татар, рус, чуваш, мордва

Кулга-кул тотынышып

Тормыш көтә, көн күрә,

Хезмәт итә тырышып.

Бар булганы үзе тапкан,

Үзе баккан, ирешкән,

Бу халыкның Туган жире -

Торган җире Чирмешән! (“Туган ягым” җырыннан.)

-Туган тел - туган җир, туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Сабыйның аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның түган телен - ана телен белүенә бәйле, - ди балалар бакчасы мөдире Гөлфия Ибәтова.

Аның әйтүенчә, милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш: шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына, халкы тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.

-Әти-әниләр белән үзара тыгыз элемтә әхлакый-патриотик тәрбиянең кирәкле шарты булып тора. Үз гаиләсенең тарихына кагылу балада көчле хисләр уята. “Сезнең гаиләдә һәм сезнең кул астында булачак гражданин үсә… Илдә нәрсә генә булса да, сезнең күңелегез һәм сезнең фикерегез аша ул балаларга барып ирешергә тиеш”, - дип яза күренекле рус педагогы Макаренко.

Укыту-тәрбия бирү процессында патриотик тәрбия бирү бакчада мөһим урын алып тора. Балаларга туган якны өйрәнү почмагы моның ачык мисалы.

-Безнең уртанчылар төркемендә дә Россия һәм Татарстан символлары, флаг, герб, президентыбыз портреты урын алган. Туган ягыбызның тарихы, матур табигате: челтерәп аккан чишмәләре, Чирмешәннең күркәм урыннары, күренекле кешеләре турында папкалар ачып, танышып, һәрдаим яңартып торабыз. Җиңү паркына, туган якны өйрәнү музеена, Геройлар Аллеясына, район үзәген икегә бүлеп агучы Чирмешән елгасы ярлары буена,чишмәләр янына экскурсияләр ясау матур гадәткә әверелде.

Шулай ук бакчабызда татар халкының элеккеге тормышын күрсәтүче кече музей бар. Анда төрле экспонатлар урнаштырылган: олы мич, чүлмәк, табагач, ипи пешерү җиһазлары, чиккән сөлгеләр, урын-җир әйберләре, сандык, сандык эчендә ирләр һәм хатын-кызларның милли киемнәре һ.б. Балаларны шулар белән таныштырабыз, алар һәрбер әйберне бик кызыксынып, игътибарлап карыйлар.

Балаларда милли хис тәрбияләү эше халык авыз иҗатын өйрәтү, татар балалар фольклорына мөрәҗәгать белән дәвам иттерелә. Балалар белән кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, көйләп курчаклар йоклатабыз, төрле чәбәкәй уеннары уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез. Рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли җырлар тыңлап, аннан алган хисләребезне рәсемдә чагылдырабыз, милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне кисеп - ябыштырып эшлибез, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, читекләр бизибез. Татар халык әкиятләрен сәхнәләштерәбез. Бу эшләрне балалар аеруча яратып башкаралар.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: патриотик тәрбия бирүне әхлак, экологик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясеннән аерып алып карарга ярамый. Алар комплекслы рәвештә алып барылса гына гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була, - ди Гөлфия Ибәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев