Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче язучы яңа китабын тәкъдим итте

Район үзәк китапханәсендә якташыбыз Галия Сафиуллинаның “Заһидә” китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте.

Галия Сәлим кызы повестьләр гына түгел, шигырьләр дә яза. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны Марат Яруллин, Фирдүс Тямаев, Ләйсән Рафыйкова һәм башка эстрада җырчылары башкара. Шигърияткә шундый мәхәббәт һәм осталык аңа әтисеннән күчкән икән, Сәлим ага шигырьләр язарга яраткан, аның кулъязмалары әле хәзер дә саклана.

-Һәр повестем тормыштан алынган, анда танышларым язмышы һәм аларны мин күңелем аша кичереп, күз яшьләре белән язам, - ди Галия Сафиуллина.

Галия Сафиуллина китаплары:

“Кереп барам гомер көзләремә“ - 2014 ел;

“Үкенечле ике язмыш“ - 2015 ел;

“Мәхәббәт корбаннары“ - 2016; 2018 еллар;

“Сыналган мәхәббәт“ - 2017 ел;

“Заһидә“ - 2021 ел.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X