Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче ир-ат үз-үзенә кул салган

01 Май аеның беренче атнасы тыныч үткән, 135нче янгын частена хәвефле хәбәрләр кермәгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 57 гариза һәм хәбәр кергән. Чирмешәндә яшәүче 1948нче елгы ир-ат 3 май көнне ау мылтыгыннан 1978 елгы авылдашын атып үтергән. РФ Җинаять Кодексының 1 өлеше 105 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган....

01 Май аеның беренче атнасы тыныч үткән, 135нче янгын частена хәвефле хәбәрләр кермәгән.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 57 гариза һәм хәбәр кергән.
Чирмешәндә яшәүче 1948нче елгы ир-ат 3 май көнне ау мылтыгыннан 1978 елгы авылдашын атып үтергән. РФ Җинаять Кодексының 1 өлеше 105 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
Туймәт авылы янындагы кырда экскаватордан ике аккумулятор, алты фара, ягулык насосы һәм 200 литр солярка урлаганнар.
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте гаражыннан КамАЗ машинасы аккумуляторы югалган.
Чирмешәндә 1975 елгы ир-ат үз-үзенә кул салган.
Керкәледә 1955 елгы ир-ат 1966 елгы бер иргә пычак белән кадаган. Тикшерү бара.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бер атнада юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган 91, участок инспекторлары 11 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20гә якын чакырту кергән. Фельдшер Диана Софронова әйтүенчә, аларның күпчелеге югары кан басымы уңаеннан булган. Көн саен бер-ике кеше талпан кадалу, шулкадәр үк көнкүрештә җәрәхәт алу сәбәпле мөрәҗәгать иткән.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 33 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция ашыгыч ярдәм янгын часте