01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган.
02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 39 хәбәр теркәлгән.
Чирмешәндә автовокзал янында скутер һәм җиңел машина, ә Канаш урамында ике машина бәрелешкән. Кешеләргә зыян килмәгән.
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте гаражыннан ике аккумулятор урланган. Матди зыян 18500 сум....
01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган.
02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 39 хәбәр теркәлгән.
Чирмешәндә автовокзал янында скутер һәм җиңел машина, ә Канаш урамында ике машина бәрелешкән. Кешеләргә зыян килмәгән.
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте гаражыннан ике аккумулятор урланган. Матди зыян 18500 сум.
Хатынына, кызына һәм авылдашына карата хулиганлык гамәлләре кылган өч ир-ат җаваплыкка тартыла.
Чирмешәндә яшәүче берәү теркәлмәгән ау мылтыгын (ул аны мунча чормасында тапкан) полициягә тапшырган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 110 кешене ачыклаганнар. Участок инспекторлары җәмәгать тәртибен бозган 22 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр, шуларның 6сы - урамда аек булмаган хәлдә күренгән өчен.
03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 39 чакырту кергән. Фельдшер Пелагея Квакова әйтүенчә, аларның күпчелеге - йөрәк-кан тамырлары системасы сау булмаган кешеләрдән. Аракы белән агулануның бер очрагы булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 39 заявка үтәгәннәр. Газга түләмәгән өчен авылларда 34 хуҗалыкны "зәңгәр ягулык"тан өзгәннәр.
Нет комментариев