Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче хатын-кызның Саклык банкы картасыннан акчасын алганнар

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 19нан 26 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында 26 гариза һәм хәбәр кергән. "Энергостройэксперт" җәмгыятенең (Әлмәт шәһәре) Кара Чишмә авылы янында төзелүче котельныеннан 150 метр кабель урланган. Чирмешәндә яшәүче хатын-кызның Саклык банкы картасыннан 2890...

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган.
02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 19нан 26 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында 26 гариза һәм хәбәр кергән.
"Энергостройэксперт" җәмгыятенең (Әлмәт шәһәре) Кара Чишмә авылы янында төзелүче котельныеннан 150 метр кабель урланган.
Чирмешәндә яшәүче хатын-кызның Саклык банкы картасыннан 2890 сум акча алганнар.
"Күтәмә Агрофирмасы" җәмгыяте кырыннан машинага төяп кукуруз алып киткәннәр.
Шулай ук дүрт авария очрагы (кешеләргә зыян килмәгән), корал һәм сугыш кирәк-яраклары саклау кагыйдәләрен бозуның бер факты теркәлгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган 92, участок инспекторлары 25 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр, соңгыларының күпчелеге җәмәгать урынында аек булмаган килеш йөргән өчен.
03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 45 чакырту һәм 13 мөрәҗәгать итү кергән. Фельдшер Галина Калмыкова сүзләренә караганда, чакыртуларның күпчелеге хроник авырулар янына булган. Дүрт бала ОРВИ белән чирләгән, ике кеше көнкүрештә тән җәрәхәте алган.
04 Үткән атнада газ хезмәте слесарьлары 35 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы безгә хәбәр итәләр

2
X