Бу арба оригиналларыннан биш тапкырга кечерәк булачак. Аның алгы ике тәгәрмәчен генә җыеп кидерәсе калган.
Район үзәгендәге туган як тарихы музее рәссамы Сәлимҗан Гамиров ясаган, үзе әйтмешли “Шайтан арбасын”ның “иптәше” – кечерәйтелгән ат арбасы музей экспонатлары арасында урын алган да инде. Оста шунда кечкенә камыт, дуга, тырма, чалгы, хәтта чалгы суга торган бүкәндәге сандалга кадәр әвәләп куйган.

-Кемдә ничектер, безнең авылда – Түбән Кәминкәдә печән, салам ташый торган ат арбасын “Шайтан арбасы” диләр иде, русларда колымага диләр икән. Менә шуның эшен бетереп маташам, - ди Сәлимҗан Газыймҗан улы.

Рәссам элегрәк ат арбасының чынын да ясаган. Мәрхүм әтисе әллә ничә ел улының шушы “иҗат җимеше”ннән файдаланган.
-Хәзер бит авылда да ат җигүчеләр санаулы гына калды. Ат асрау – ансат түгел, чыгымлы. Халык эшен мотоблокка көйләде, 5 литр бензиныңны саласың да – әйдә. Шуның өчен ат, чана тарихта калып бара. Директорыбыз Алмаз Әгъзамович белән киңәшләштек тә шундый экспонатлар ясап куярга булдык. Яшь буынга да кызык булыр дидек, - ди рәссам.
Автор фотолары
Нет комментариев