Чирмешәндә Сабан туе ат чабышлары белән башлана
Безнең районда

Чирмешәндә Сабан туе ат чабышлары белән башлана

12 июнь көнне Чирмешән янындагы ипподромда сәгать 9да ат чабышларына старт бирелә. Парктагы төп мәйданда, стадионда исә бәйрәм сәгать 10да башланачак.

Гадәттәгечә, Сабантуйда кыр эшләре уңганнары бүләкләнәчәк, төрле уеннар, концерт булачак, сәүдә нокталары сату итәчәк. Комиссия көрәштә катнашырга җыенучы яшь малайларның документлары булырга тиешлеген искә төшерә.

Татар халкының Сабантуй милли бәйрәменә рәхим итегез!

Район башкарма комитеты.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев