Чирмешәндә әниләренә кирәкмәгән балаларны комиссия членнары кайгырта
Район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында юлны тиешсез җирдән, җәяүлеләр кичүе ясалмаган урыннан узган яшүсмергә карата тутырылган административ эш тикшерелде. Гаҗәпләне түгел, закон барыбызга да бер, аны үтәргә кирәк. Үзебезнең һәм кешеләр тормышына куркыныч тудырмыйк.
Бу хәл Шенталада була, анда медицина училищесында һөнәр үзләштерүче яшүсмергә әлегә кисәтү ясалды, бу ялгышы кабатланса, штраф салалар, аның суммасы аз түгел.
Һәр комиссия утырышында диярлек комендант сәгатендә урамда, җәмәгать урыннарында йөрүче балигъ булмаганнарның эшләре карала. Балалар да, ата-аналар да бу законны яхшы белсәләр дә, кагыйдә бозучылар очрап тора. Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында укучы егет тә 22 сәгатьтән соң хокук сагында торучылар “кармагына” эләккән.
Комиссия членнары, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр бер баланың язмышына да битараф түгел. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 9 классында укучы кызның, яше җитеп тә, паспорт ала алмавы да борчый аларны. Ә әни кеше паспортсыз баласының төп дәүләт имтиханнарына кертелмәве турында белми дә, кайгырмый да.
Ә чирмешәнле әни кеше О. приюттагы һәм балалар йортындагы сабыйларын яңадан алып кайту турында уйлап та карамый. Төгәл генә адресын да белмиләр, телефон элемтәсенә дә чыкмый. Инде бу ананы ана хокукыннан мәхрүм итүгә документлар әзерләнә.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев