Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә электр уты ник еш сүнә?

Бүген һәр йортта һәм квартирада электр утына тоташтырылган ике контурлы мичләр урнаштырылган. Ут сүнүгә, бинада температура төшә башлый. Район үзәгендәге кайбер урамнарда соңгы вакытта еш кына ут булмый. Билгеле, халык моңа зар белдерә. Райондашларыбыз социаль челтәрләрдә бу хакта еш кына фикер алышалар.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без Бөгелмә электр челтәрләренең райондагы участогына мөрәҗәгать иттек.

-Район үзәгендәге Техническая урамында яңа спорт залы төзелү сәбәпле, монда электр үткәргеч линияләрне үзгәртеп кору кирәк булды, - ди  участокның  баш инженеры Ринат Галимов. – Моңардан  тыш, иске алюминий электр үткәргечләр изоляцияләнгән СИПка алыштырылачак,  бу  һава линияләренең куллану куркынычсызлыгын күтәрә. Электрчылар утны сундермичә дә эшләргә тырышалар, ләкин кайбер очракта бу мөмкин түгел. Форсаттан файдаланып, райондашларыбыздан без китергән уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм безнең хәлне дә аңлауларын сорыйбыз.

Кыш җитүенә карамастан, электрчыларның быелга планлаштырылган эшләре тагын бар. Иске Котышта өлешчә яңа баганалар утырталар, Иске Элмәледә һәм Яңа Элмәледә, Иске Үтәмеш авыл җирлеге территориясендә урнашкан авыллар юнәлешендә дә эш бетмәгән. Ринат Галимов әйтүенчә, аларда автомат секцияле пунктлар урнаштыралар, алай иткәч линиядә төзеклексез килеп чыкса да, барлык торак пунктлар да утсыз калмайячак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X