Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә балалар ялкау түгел

Җәйге каникулларның беренче көненнән үк район үзәгендә унике укучы эшкә урнаштырылган. Алар, нигездә, урманчылык питомнигында үсентеләр караша. Балалар район үзәген матурайту, чәчәкләр утырту, аларга су сибү эшләренә дә җәлеп ителә. Элегрәк, без үскәндә, авыл балаларының күпчелеге сентябрьдә мәктәпкә барырга кирәк-ярагын, сумкасын, кием-салымын алырга дигән акчаны җәен үзе эшләп табарга тырышты....

Җәйге каникулларның беренче көненнән үк район үзәгендә унике укучы эшкә урнаштырылган. Алар, нигездә, урманчылык питомнигында үсентеләр караша. Балалар район үзәген матурайту, чәчәкләр утырту, аларга су сибү эшләренә дә җәлеп ителә.

Элегрәк, без үскәндә, авыл балаларының күпчелеге сентябрьдә мәктәпкә барырга кирәк-ярагын, сумкасын, кием-салымын алырга дигән акчаны җәен үзе эшләп табарга тырышты. Кызлар чөгендер сирәкләде, ындыр табагында хезмәт куйды. Егетләр төзелештә, печән әзерләүдә, салам тарттыруда тир түктеләр, комбайнчы ярдәмчесе булып сыналдылар. Ә кемдер суган бакчасыннан чыкмады. Монысы да үз чорында яхшы кәсеп иде.
Тик заманалар башка шул хәзер, законнар кырыс. Балаларны техника, төзелеш тирәсенә җибәрү өстеңә зур җаваплылык алу дигән сүз. Бәла-казадан баш-аяк. Оешмаларның кызларны, егетләрне эшкә алырга әлләни атлыгып тормавы тикмәгә түгел инде, димәк.
-Җәйге каникуллар чорында вакытлыча эш сорап килүче балалар күп. Аларга җиңелрәк, куркынычсызрак эшләр тәкъдим итәбез. 14 тән 18 яшькә чаклы булган шушы ярдәмчеләребезнең оешмадан бирелгән эш хакларына, килешү нигезендә, безнең үзәк федераль бюджеттан каралган 1275 сум материаль ярдәмне дә өстәп бирә - ди "Чирмешән районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" учреждениесенең әйдәүче белгече Фәридә Гайнетдинова. - Җәйге каникуллар чорында эшкә урнашырга теләүче укучылар мәгълүмат алу өчен безгә мөрәҗәгать итсеннәр. 2-27-56 телефоны буенча шалтыратырга да мөмкин. Ярдәм итәргә тырышырбыз.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Каникуллар