Чирмешәндә 50 егет һәм кызны яшь армиячеләр сафларына кабул иттеләр
Безнең районда

Чирмешәндә 50 егет һәм кызны яшь армиячеләр сафларына кабул иттеләр

Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе базасында «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте отряды әгъзалыгына кабул итү чарасы узды.

-Яшь армияче булу сезгә дәрәҗә, җаваплылык өсти. Бүгенге көннән сез укуда да, өлкәннәргә ярдәм итүдә дә, спортта да, гомумән, барлык эшләрдә дә башкаларга үрнәк булырга тиеш, - диде яшьләрне сәламләп, чарага чакырылган кунак, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Үзәк Хәрби округы инспекторы, генерал Анатолий Молоствов.

«ЮНАРМИЯ» хәрәкәте отрядлары әгъзалары итеп 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләреннән, Чирмешән лицееннан 50 укучыны кабул иттеләр. Сәламләү сүзе белән Аксубай һәм Чирмешән районнары буенча хәрби комиссар Сергей Иванов, хәрби хәрәкәтләр ветераны Марат Яббаров чыгыш ясадылар.

Лицейның 7 сыйныф укучысы Елизавета Серендеева да яшь армиячеләр сафларына керде.

-Үземдә зур җаваплылык сизәм, яңа үрләр яуларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, барлык патриотик чараларда да актив катнашырга кирәк. Яшь армияче якыннарының һәм иптәшләренең өметен акларга тиеш, - ди Елизавета.

Чара барышында яшь армиячеләр кабул итү антын әйттеләр, чакырылган кунаклар аларга  таныклыклар тапшырды, патриотик җырлар да башкарылды.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев