Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән яшьләре дус яшәргә өйрәтәчәк + ФОТО

Хәзер безнең районда да иреклелекне үстерү үзәге (Центр развития добровольчества) барлыкка килде. -Үзәкнең эшчәнлеге нигездә өч юнәлеш буенча оештырылачак, - ди район оешмасының җитәкчесе Альмир Жораев. - Беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр белән эшләү күздә тотыла, экологик мәсьәләләр дә көн үзәгендә булыр дип көтелә. Безнең волонтерлар район...

Хәзер безнең районда да иреклелекне үстерү үзәге (Центр развития добровольчества) барлыкка килде.

-Үзәкнең эшчәнлеге нигездә өч юнәлеш буенча оештырылачак, - ди район оешмасының җитәкчесе Альмир Жораев. - Беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр белән эшләү күздә тотыла, экологик мәсьәләләр дә көн үзәгендә булыр дип көтелә. Безнең волонтерлар район күләмендә оештырылучы чараларда да актив катнашачаклар. Бүген районда "Дөньяның бөтен төсләре" проектының зона форумы уза, аның төп максаты - волонтерларны миллиара низагларны кисәтү, халыклар арасында тынычлыкны, татулыкны, дуслыкны пропагандалау буенча эш алымнарына өйрәтү.
Зона форумында Нурлат, Баулы, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Әлмәт, Зәй районнары вәкилләре катнашты. Кунакларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев сәламләде, иреклелек эшчәнлегенең мөһимлеген ассызыклады, яшьләргә активлыклары өчен рәхмәт әйтте.
Аннан соң иреклеләр эш урыннарына таралдылар- социаль проектлар белән таныштырдылар. Иң яхшы дүрт проект республика күләмендә тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы форум волонтерлар