Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән ветераннарына “Көньяк“ микрорайонында өйләр төзелә

"Ветераннарга торак" федераль программасы нигезендә 241 якташыбызга федераль бюджеттан субсидия күчерелгән. Әлеге акчага райондашларыбызның күпчелеге төрле төбәкләрдә квартиралар алды. Шулай да кайберәүләр туган якта аерым өй төзүгә өстенлек бирә. Бүген район үзәгендә әлеге программа кысаларында ветераннарга һәм фронтовикларның тол калган хатыннарына тугыз йорт төзелә. Керкәледән Зәйтүнә Вилданова, Нагорный поселогыннан Федосия...

"Ветераннарга торак" федераль программасы нигезендә 241 якташыбызга федераль бюджеттан субсидия күчерелгән. Әлеге акчага райондашларыбызның күпчелеге төрле төбәкләрдә квартиралар алды. Шулай да кайберәүләр туган якта аерым өй төзүгә өстенлек бирә.

Бүген район үзәгендә әлеге программа кысаларында ветераннарга һәм фронтовикларның тол калган хатыннарына тугыз йорт төзелә.
Керкәледән Зәйтүнә Вилданова, Нагорный поселогыннан Федосия Евдокимова, Чирмешәннән Мәхтүмә Шәймәрданова, Лагеркадан Разыя Ларионова һәм Иске Котыштан Петр Ашаткин күршеләр булачак, аларга Чирмешәннең Амур ягында "Көньяк" микрорайонында барлык уңайлыклары булган яңа торак бастырачаклар. Югары Чегодайда гомер итүче сугыш ветераны Габделхак Җиһаншин, шул ук авылдан Зөләйха Кәримова, Керкәледән Рәүф Билалов,Чирмешәннән Александр Белоногов Чирмешәннең төньяк - көнчыгышында квартиралы булырлар.
Ветераннарга дигән йортлар ел азагында файдалануга тапшырылырга тиеш.
Сүз уңаеннан, бүген торак шартларын яхшыртуга тагын сигез якташыбыз чиратта тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән авылы Ветераннарга торак “Көньяк“ микрорайоны