Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучыларына коррупция, ришвәтчелек зыяны хакында сөйләделәр

Чирмешән үзәк китапханәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан очрашу үтте.

Мәгълүм булганча, 2004 елдан башлап, 9 декабрь дөнья күләмендә коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан үзәк китапханәдә оештырылган чарага Чирмешән лицееның өлкән сыйныф укучыларын чакырыганнар. Алар алдында район прокуроры урынбасары Айназ Газизов һәм район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин чыгыш ясады.

Укучыларга коррупциянең асылы һәм аның белән көрәшүдә нинди чаралар күрелүе хакында сөйләделәр. Айназ Газизов укучыларның сорауларына да җавап бирде. Сорауларның берсе ришвәтчелек, ришвәт алган һәм биргән кешегә нинди җәза бирелүе турында иде.

Рәсим Шәрифуллин коррупциянең илгә нинди зыян китерүен, андый хәлләргә битараф булмау мөһимлеген һәм әлеге золымга каршы көрәшү зарурлыгын аңлатты.

фото: Регина Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев