Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары 20 килограмм батарейка җыйган

Соңгы ике айда Чирмешән укучылары кулланылган 20 килограмм батарейка җыйганнар. “Гринта” төбәк операторы аларны эшкәртү өчен Чиләбегә озатачак.

Акция Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм “Дюрасел Раша” компаниясе ярдәме белән уку елы ахырына кадәр дәвам итә. Нәтиҗә июнь аенда ясала. Иң актив катнашучылар кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Батарейкаларны каты көнкүреш калдыклары белән бергә ташларга ярамый. Чүп чиләгенә салынган бер батарейка 20 квадрат метрга якын җирне һәм 400 литр суны авыр металлар белән пычрата. Батарейканың металл тышы күгәрә һәм куркыныч матдәләр туфракка, грунт суларына эләгә. Алар кеше сәламәтлегенә хәтта аз микъдарда да зыян китерергә мөмкин.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев