Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән угрылары үләт базларын басканнар

01 135нче янгын частеннан алынган хәбәргә караганда, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 36 хәбәр кергән, бер җинаять эше кузгатылган. Югары Кәминкә авылы очындагы баганалардан электр үткәргечләрен урлаганнар. "Сетевая компания" җәмгыятенә 76 мең сумлык зыян килгән. Яңа Элмәле янындагы биотермик чокыр территориясеннән 25...

01 135нче янгын частеннан алынган хәбәргә караганда, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 36 хәбәр кергән, бер җинаять эше кузгатылган.
Югары Кәминкә авылы очындагы баганалардан электр үткәргечләрен урлаганнар. "Сетевая компания" җәмгыятенә 76 мең сумлык зыян килгән.
Яңа Элмәле янындагы биотермик чокыр территориясеннән 25 табак профнастил югалган. Матди зыян 12 мең сум.
Шулай ук Түбән Чегодайдан ерак түгел үләт базы территориясеннән дә профнастилны "аякландырганнар".
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 94, шул исәптән торанспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән 2 кешегә карата беркетмә төзегәннәр.
Бер атнада барлыгы 13 административ беркетмә тутырылган.
03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 33 чакырту теркәлгән, 10 кеше үзләре килеп ярдәм алган. - Күпчелек чакырту югары кан басымы һәм температура күтәрелү уңаеннан иде, - ди фельдшер Пелагея Квакова.
04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 37 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция ашыгыч ярдәм янгынчы