Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия членнары комиссия оешкан көнендә җыелды

Комиссия членнары чираттагы утырышка 14 гыйнварда – балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе оешкан көнендә җыелды. Аның эшчәнлегенә 104 ел. Утырыш менә шундый күңелле ноталарда башланып китсә дә, көн тәртибенә кертелгән административ эшләр бер дә кәефне күтәрми.

Әлеге утырышка чакырылган өч әнинең берсенең дә бирегә килергә вакытлары булмаган ахрысы... Алар балалары турында онытып, кәеф-сафа корып йөриләр, ә айныгач балалары исләренә төшә, аларның бик кадерле булуларын расларга тырышалар.

Чирмешәнле бер яшүсмерне җәмәгать урынында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Ул әле күптән түгел генә полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсеннән профилактик исәптән төшерелгән булган, инде кабат шунда “кайта”. Малай үзенең гаебен аңларга да теләми кебек. Аңа әле 16 яшь тә юк, шуңа административ эш әнисенә карата төзелгән, улының начар эше өчен 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Ә малай белән психологлар эшләячәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев