Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ятимнәргә ике йорт өлгерткәннәр

Быел районда ике ятим бала тораклы булачак. Чирмешәннең Кәбиров урамында төзелгән  йортлар хуҗаларын кабул итәргә әзер.

-Әлеге йортларда төзелеш эшләре тәмамланды, - ди район опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Хуҗиханова. - Торак бирүгә исемлекне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы раслый.

Бүгенге көндә районда 43 ятим бала торакка чиратта тора, шуларның 15се йорт яки фатирны Чирмешәндә алырга тели. Киләсе елда районда ятимнәргә  шул кадәр (15) торак төзүне сорап документлар әзерләгәннәр, заявка биргәннәр.

Хәзер ятимнәргә торакны үзләре теләгән шәһәрдә алу мөмкинлеге бар. 14 яше тулгач бала торак алуга чиратка куела. 18 яше тулгач, ул торак алу хокукына ия була. Ятим бала әлеге торакта 5 ел дәвамында социаль наем буенча яши, шул вакыт эчендә аңа карата дәгъвалар булмаса, ул аны хосусыйлаштырырга хокуклы.

фото: Кадыйр Гомәров 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев